Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 сентябрь , 13:39

Мунчаларны бутаган...

Шулай да була икән. 

https://02.xn--b1aew.xn--p1ai/
https://02.xn--b1aew.xn--p1ai/

Стәрлетамак районы Помряскино авылында яшәүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул Үзәк урамда мунча януы турында хәбәр иткән. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр белән бергә полиция хезмәткәрләре дә килгән.

Ачыклануынча, мунчага ут төрткәннәр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар җинаять кылуда шикләнелүчене ачыклаган – ул Стәрлетамакта яшәүче 40 яшьлек ир. Якынча мәгълүмат буенча, ул үзенең танышының заказын үтәгән.

Эш болай була: Байрак авылында яшәүче 41 яшьлек ир туганнарының җирендә үзаллы мунча салган һәм, ни сәбәпледер, алар белән аралашмый башлаган. Ул танышы белән эчеп утырганда әлеге хәлне исенә төшергән: мин салган мунча белән бүтәннәр файдалана, дип үпкәсен белдергән. Шуннан ир, мунча берәүгә дә эләкмәсен дип, танышына аңа ут төртергә тәкъдим иткән. Әмма танышы корылмаларны бутаган һәм күрше мунчага ут төрткән...

Әле җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 

Мунчаларны бутаган...
Мунчаларны бутаган...
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: