Уфада яшәүче 71 яшьлек әбекәй фатирын сатып, акчасын мошенникларга биргән. Явыз ниятлеләр билгесез кешеләрнең әбекәй исеменә зур суммада кредит алуына һәм шул сәбәпле хәзер фатирын сатудан башка әмәле калмавына аны ышандырганннар.
БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, август уртасыннан алып билгесез кешеләр уфалыга аның акчаларын мошенниклардан "яклап" шалтырата башлаган. Башта алар үзләрен полициядән дип, аннары "Росфинмониторинг" хезмәткәре итеп танытканнар. Соңгы шалтырату исә элек ул эшләгән, имештә, шәһәр клиник дәваханәсенең баш табиб урынбасарыннан килгән . Шалтыратучыларның барысы да өлкән яшьтәге хатынга билгесез кешеләрнең аның исеменә кредит алырга тырышуы турында әйткәннәр.
Пенсионерга тизрәк кредит алып акчаларын хәвефсез исәпкә күчерергә кушканнар. Өлкән яшьтәге хатын мошенниклар кушканча берничә йөз мең сумын күчергән. Шуннан соң явыз ниятлеләр аның исеменә кемнеңдер бер миллион сумнан артык кредит алуы турында әйткән. Куркыныч хәлгә тарымас, ягъни акчаларын хәвефсез исәптә саклар өчен, әбигә фатирын "сату-алу" турында фиктив килешү төзергә кирәклегенә ышандырганнар. Фатир үзеңнеке булып калачак дип алдаганнар. Пенсионер фатирын 4 миллион сумнан артык хакка тиз арада сатып та җибәргән. Фатир саткан акчаларын банкомат аша мошенникларга күчергән. Акчаларыннан колак каккач, һушына килеп, полициягә барган-баруын, тик соң булган.
Хәзер аеруча зур суммада мошенниклык кылу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре явыз ниятле бәндәләрнең шәхесләрен ачыклау, фатирны сатып-алу законлылыгын тикшерү өстендә эшлиләр.
Искиткеч, никадәр бер катлы икән без! Телефон аша бер дә күрмәгән кешеләргә миллионнарча сум тоттырабыз. Көн саен шундый аянычлы мисаллар булып тора, кем әйтмешли, бу хакта хәтта үтүктән дә сөйлиләр, күрәсең, алардан сабак ала белмибез. Кызганыч...