Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 сентябрь , 15:55

Туганнарын һәм танышларын миллионнарча бурычка батырган

Ә тегеләре белми дә калган...

Туганнарын һәм танышларын миллионнарча бурычка батырган
Туганнарын һәм танышларын миллионнарча бурычка батырган

Учалы шәһәрендә медицина хезмәткәре инвестицияләрдән дивидендлар алу өчен үзенең туганнарына һәм танышларына кредитлар рәсмиләштергән. Зыян якынча 12 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

  Русия Эчке эшләр министрлыгының Учалы районы буенча бүлегенә 10га якын кеше аларның банк исәпләреннән акча урлану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләр үзләренә туган һәм таныш тиешле хатынны урлашуда гаеплиләр.

     Полиция хезмәткәрләре гаризаларны тикшерү барышында шикләнелүченең Учалыдагы медицина учреждениесенең 44 яшьлек хезмәткәре булуын ачыклаган. Хатынны полиция бүлегенә китергәннәр һәм ул барысын да сөйләп биргән. Эш болай булган – февральдә интернет челтәре киңлекләрендә бу хатын өстәмә акча эшләү турында белдерү тапкан. Үз керемен арттырырга карар итеп, гражданка шәхси мәгълүматларын калдыра һәм берникадәр вакыттан соң аның белән «инвестиция платформасы вәкилләре» элемтәгә чыга.

  Җинаятьчеләр алдан уйланылган схема буенча эш иткән – инвесткошелек  булдырырга ярдәм иткәннәр, кредит рәсмиләштерергә күндергәннәр... Хатын башта үзе берничә кредит рәсмиләштергән һәм «отышлы проект»ка акча керткән. Әмма дивидендларын ала алмаган.

    Аферистлар акчаларны чыгару өчен тагын бер кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр. Хатынга банкта башка кредит бирмәгәч, аферистлар аңа танышларына мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр. Тикшерү версиясе буенча, ике атна дәвамында хатын төрле сылтаулар белән танышларын аларның онлайн кушымталарында төрле банк операцияләре башкарырга күндергән һәм шул рәвешле займнар рәсмиләштергән.

   Зыян күрүчеләр, үзләренең танышларына ышанып, күп миллионлы кредит сазлыгына чумарбыз дип уйламаганнар да. Алынган акчаларны ул «инвестиция платформасына» күчергән. Танышлары, дуслары һәм туганнары үзләренең банклар алдында бурычлы булуларын белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Гариза бирүчеләргә китерелгән зыянның якынча күләме 12 миллион сумнан артык. Медицина хезмәткәре аферистлар счетына күчергән гомум сумма ачыклана.

Фото: gtrkmariel.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: