Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 сентябрь , 19:37

13 яшьлек кызны эчергән

Хатын башка шешәдәш тапмаган, күрәсең...

drive2.ru
drive2.ru

Гафури районында балигъ булмаган кызны алкоголь эчүгә җәлеп итүдә гаепләнүче хатын-кызга хөкем карары чыгарганнар.

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу елның май-июнендә ханым 13 яшьлек танышын берничә тапкыр бергәләп алкоголь эчәргә чакырган. Ул балигъ булмаган кыз белән эчү өчен спиртлы эчемлекләр сатып алган.

Хатын үз гаебен таныган. Суд аңа 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Моннан тыш, “Уналты яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның исерек хәлдә булуы” һәм “Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү” маддәләре буенча кызның әнисен дә административ эшкә җәлеп иткәннәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: