+3 °С
Болытлы
Кичә, 12 сентябрьдә Уфала "Фольксваген Пассат" руле артында утырган 22 яшьлек машина йөртүче, Октябрь проспектында бер яшьлек малайны бәрдергән. Сабый нәнәсе белән "зебра"дан юл аша чыгып барган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган малай хастаханәгә озатылган. Медицина ярдәме күрсәткәч, нәнәсе белән өенә кайтарып җибәргәннәр.
Тикшерү эше башланган, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.