Раевка авылында җирле ял паркында урнаштырылган бронетранспортерны кешеләр чүп контейнерына әйләндергән. Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеген мәсхәрәләү турында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин язып чыккан. Паркка йөрүчеләр мемориалның эчен калай, пластик шешәләр, кулланылган пакетлар, полиэтилен капчыклар һәм башка чүп-чар белән тутырган. Вандализм нәтиҗәләрен мәктәп укытучылары һәм авыл советы хезмәткәрләре төзәткән. Алар чүп-чарны җыеп түккән һәм бронетранспортер эчен җыештырган. Техниканың люк капкачын эретеп ябыштырган.
“Тәрбия нольдә дигән сүз бу – дип ачуланып язган Дамир Мостафин. – Танклар, мемориаллар һәм каберлекләр поселокны бизәү яисә анда чүп тутыру өчен куелмаган. Бу, беренче чиратта, ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турында хәтер. Вандализмның һәр очрагы – районны төзекләндерелгән итеп күрергә теләгән халыкка каршы җинаять. Шуңа торак пунктларны чиста итеп саклауда ярдәм итүне сорыйм. Әгәр сез бу вандализм очрагының шаһиты булгансыз икән, бу хакта полициягә хәбәр итегез”.
Чыганак: bashinform.ru