Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 сентябрь , 20:05

"Права" алырга ярдәм иткән өчен җавап бирәчәк

Ришвәт бирергә яки алырга өйрәнгән кеше кайчан да булса бер тотыла. 

"Права" алырга ярдәм иткән өчен җавап бирәчәк
"Права" алырга ярдәм иткән өчен җавап бирәчәк

Нефтекамада 34 яшьлек ир «арадашчы аша ун мең сумнан артмаган күләмдә ришвәт алу» һәм «хезмәт ялганы» маддәләре буенча җинаятьләр кылуда гаепләнә.Шәһәр суды аңа карата 13 тәүлеккә өй аресты рәвешендә чикләү чарасын сайланган.

БР судларының үзәк матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның ноябреннән 2024 елның мартына кадәр гаепләнүче арадашчылар аша кешеләрдән акча алган. Ул, ЮХХДИ идарәсе хезмәткәре буларак, имтиханның практика өлешен бирмәгән кешеләргә уңышлы тапшыру турында документ биргән. Аны ГАИ федераль мәгълүмат системасына да теркәгән.

Без капчыкта ятмый, диләр... Бу хәл турында хәбәр тиз таралган һәм аны туры юлга бастырырга карар иткәннәр. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: