Стәрлетамакта яшәүче хатын, полициягә һәм 112 хезмәте телефонына шалтыратып, Шәйморатов урамындагы йортларның берсенә хәвефле предмет куелуын хәбәр иткән. Шалтыратуны кабул иткән полицейский бу хакта кичекмәстән җитәкчелегенә әйткән, әлеге мәгълүматны тикшерү һәм шалтыраткан хатынның шәхесен ачыклау өчен оператив хезмәтләрне билгеле адреска юнәлткән.
"Бина һәм аның тирә-ягы кинология хезмәте этләрен кулланып җентекләп тикшерелде. Бернинди шикле предметлар табылмады, хәбәр ялган булып чыкты. Җинаять эзләү хезмәткәрләренең дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә шикләнелүче тиздән ачыкланды һәм кулга алынды. Ул Бөре районында туып-үскән, бүгенге көндә Стәрлетамакта яшәүче элек хөкем ителгән 29 яшьлек хатын булып чыкты. Аның телефонында дежур частька һәм 112 хезмәтенә шалтыратуларны ачыклаганнар. Әлеге хатын үз гаебен таныган, кулга алынган вакытта ул исерек булган. Үз гамәлен шикләнелүче үзенә күңелсез булып китүе, эче пошуы белән аңлатты”, — дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Әлеге факт буенча “Террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәнең санкциясе 500 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзаллый. Шикләнелүче читкә китмәү турында подписка астында тора. Шикләнелүче читкә чыгып китмәү турында подписка астында тора.
Чыганак: bashinform.ru