Спорт белән шөгыльләнү деменциядән һәм башка авырулардан саклап калырга сәләтле. Мондый нәтиҗәне Кытай галимнәре ясаган. Галимнәр өлкән яшьтәге 75 мең кешенең сәламәтлеге һәм яшәү рәвеше турындагы мәгълүматларны анализлаганнар.
Экспериментта катнашучылар атна дәвамында физик активлыкны үлчәү аппаратын йөрткәннәр. Нәтиҗәдә алар өч төркемгә аерылганнар: "ялкаулар" — атнага 150 минутка кадәр физик күнегүләр белән шөгыльләнүчеләр, икенчесе - ял көннәрендә активлык күрсәтүчеләр — 150 минуттан артык, ә иң активлары - спортка һәр көнне 150 минутлап вакыт бүлүчеләр.
Инсульт, деменция, Паркинсон авыруы, депрессия кайчан һәм ничегрәк килеп чыгуын белү өчен аларны 8,5 елга якын күзәткәннәр. Сәламәтлеккә йогынты ясый алган башка факторларны да исәпкә алганнар, әлбәттә. Шул исәптән туклану, тәмәке тарту һәм моңа кадәр булган авыруларын да онытмаганнар. Санап үтелгән проблемалар ешрак - "ялкау" кешеләрдә, ә сирәгрәк спорт белән ял көннәрендә шөгыльләнүчеләрдә барлыкка килгәнлеге ачыкланган. Әйтик, ял көннәрендә активлык күрсәтүчеләрның деменция барлыкка килү куркынычы 26 процентка, инсульт — 21 процентка, депрессия 40 процентка кимегән. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче катнашучылар калганнарыннан күпкә сәламәтрәк булып чыккан һәм яшьрәк тә күренгәннәр.
Менә шулай, җәмәгать, спорт белән шөгыльләнү гомерне озайта, кәефне күтәрә һәм физик яктан да ныгыта. Авырмагыз!