Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 сентябрь , 16:57

"Красная шапочка"ны тотканнар

Аны мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан. БР буенча Тикшерү комитетыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан. БР буенча Тикшерү комитетыннан.

Уфада былтыр ноябрь һәм декабрь ай кызыл башлык һәм зәңгәр төстәге куртка кигән ир-ат ким дигәндә 4 узгынчыга һөҗүм иткән. Кызганычка каршы, бу һөҗүмнәрнең берсе үлем белән тәмамланган.  БР буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары бу затны ачыклаган һәм тоткарлаган. Ирне кулга алганнар, ә шушы көннәрдә  суд аны мәҗбүри дәвалануга җибәрергә дигән карар чыгарган, чөнки ул җинаятьләрне үз-үзен белештермичә кылган, дип хәбәр итә “Честный репортаж” Телеграм-каналы. Хәзер уфалылар тыныч йөри ала: уларга урамда беркем кинәт һөҗүм итмәс.

“Башинформ” агентлыгы хокук саклау органнарындагы үз чыганагы аша ачыклавынча, әлеше ир-ат психиатрда исәптә тора. Моңа кадәр аны туганына карата “үтерү белән янау” маддәсе гаепләгән булганнар, әмма ул чакта аны авыру дип таныганнар. Ир-ат туганнары белән яшәгән, гаиләсе әйбәт дип санала. Ир-ат әле тегендә, әле монда эшләп йөргән, кайчакта курьер булып та эшләгән. Версияләрнең берсе буенча, ул курьер булып эшләгән чакта аны кем  дә булса кыерсытса, ул үпкәләп йөргән һәм очраклы узгынчылардан үчен алган. Һөҗүмнәр башкала урамнарында төнлә теркәлгән.

“Кешеләргә пычак белән суккан һәм качып киткән. Һөҗүмнәр Рихард Зорге һәм Кадомцевлар урамнарында теркәлгән. Полиция күзәтү камералары буенча аның маршрутын ачыклаган. Ир-ат җинаятьләр урыныннан “Планета” сәүдә үзәгенә кадәр җәяү барган, аннары өенә кайткан. Фатирда шул пычак, кызыл башлык һәм зәңгәр төстәге куртка табылган”, – ди агентлыкның   чыганагы.

Ир-атның бер һөҗүме  олы яшьтәге хатынның үлеме белән тәмамланган. Ул мәрхүмәне имеш тә наркоман дип уйлаган. Әлеге ир әбекәйнең башына суккан һәм ул егылган. Соңрак ул дәваханәдә үлгән. Әлегә билгеле булуынча, “кызыл башлык” корбаннарыннан  – ике студент егеттән һәм бер ир-аттан – полициягә тагын өч гариза кабул ителгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: