Битараф булмаган кешенең Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыраткач, дәүләт автоинспекторлары руль артындагы исерек хатынны тоткарлаган. Аноним Аскар авылында “Лада Гранта” руле артында исерек хатын йөрүен хәбәр иткән. Әбҗәлил районының юл-патруль хезмәте инспекторлары машинаны Аскар-Дәүләт-Аэропорт юлында тоткарлаган. Руль артында утырган хатынның машина йөртергә хокукы булмаган.
Медицина тикшерүе хатынның аек булмавын күрсәткән. Полиция хезмәткәрләре административ протокол төзегәннәр, машинаны махсус стоянкага урнаштырганнар.
Башта хатын трубкага тиешенчә өрә алмаган. ДАИ хезмәткәре процедураны ничек үтәргә кирәклеген түземле генә аңлаткан.
“Күрсәт әле, мин тагын бер тапкыр өрәм”, – дигән хатын.
Тикшерү нәтиҗәсен белгән хатын моннан алдагы көндә салгалавын сөйләгән.
“Кичә сыра эчтем, аракы бөтенләй эчмим мин”, – дигән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган хатын.
Әйткәндәй, хатынның руль артында исерек йөрү ихтималын аның кызы хәбәр иткән. Эш шунда, исерек хатын тотылган җиңел машина аның кызының сөяркәсенеке икән. Күрәсең, әнисе гомере өчен дә хафаланып, машина өчен дә көяләнеп, ул, фаҗигале хәлләрне булдырмау максатында ДАИга мөрәҗәгать итәргә булган.
Чыганак: bashinform.ru