Стәрлетамакта “Проект-фобия” квесты үткән вакытта өч катнашучы икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Актёр уенда катнашырга килгән студентларны электрошокер белән тәрәзәгә табан кысрыклаган. Котлары очкан егетләр тәрәзәгә сөялгән һәм ул рамы белән килеп төшкән.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, хоррор-квесттлагы чираттагы “ЧП” 31 августта булган. Каза күрүчеләр сүзләренчә, квестталыг актёр шулкадәр рольгә “кергән” ки, ул габаритларны чамаламаган. Егетләр тәрәзәдән егылып төшкән һәм җитди җәрәхәтләр алган. Икесенең куллары сынган, өченчесенең баш мие селкенгән. Студентларның берсе һаман дәваханәдә.
Иң кызганычы шунда: вакыйгадан соң “Проект-фобияне” япмаганнар, ул һаман эшләвен дәвам итә. Анда "Дитя тьмы 2. Дом Кукольщика", "Голод" һәм "Обречённые" квестлары үткәрелә.
Хәтерегездәдер, июльдә Махачкалада квест вакытында фаҗига теркәлде. Техасс маньягы костюмындагы аниматор кәнәфигә наручниклар белән богауланган кыз өстенә бензин койган һәм ялгыш ут төрткән. Ике кыз тереләй янып үлгән.
Хоррор-квестта каза күрүчеләр тәрәзәдән очып төшү – биремнәрнең берсе дип уйлаган. Студентлар берәр йомшак нәрсәгә егылып төшәрбез дип уйлаган, әмма алар асфальтка егылып төшкән.
SHOT Телеграм-каналы үткәргән тикшерүдә (SHOT ПРОВЕРКА) шул ачыкланган: каза күрүче егетләрнең берсе Салохиддин ике дусты белән “Дитя тьмы 2. Дом кукольщика” квестына килгән. Чара үтәсе бина уен рухына һәм эчтәлегенә нәкъ туры килгән. Сюжет буенча маньяк яшәгән йортка охшаш бинада курчаклар “җанлана” һәм коточкыч үтерүләр кыла. Легенда могҗиза белән генә чынга ашмаган һәм әлеге квест чак кына фаҗигагә әверелми калган.
Егетләр сүзләренчә, “җанланган курчак” аларны электрошокер белән бүлмәләрнең берсенә куып керткән һәм утны сүндергән. Котлары очкан егетләр стеналарның берсенә елышкан. Ә анда фанера белән капланган череп беткән тәрәзә булган. Ул егетләр белән бергә җимерелеп килеп төшкән.
Салохиддинның биле җәрәхәтләнгән, баш тукымалары өзелгән, икенче егетнең кулы сынган, гипс салганнар. Өченче катнашучы әле ике атна чамасы дәваханәдә ятачак, аның баш мие селкнгән һәм башында пыяла кыйпылчыкларыннан тирә яралар хасил булган.
Җәрәхәтләнгән егетләр башта квест-рум хуҗасы аларның дәвалану чыгымнарын һәм төшеп калган эш көннәре өчен хезмәт хакын капларга вәгъдә итте, дип сөйли. Әмма соңгы моментта, ул фикерен кискен үзгәрткән һәм проблеманы юрист аша гына хәл итәчәген белдергән, ди Салохиддин.
“Проект-фобия” квесты хезмәткәрләре егетләр үзләре гаепле, ди. Алар, имеш, куркышларыннан тәрәзәләрне ишек белән бутап егылып төшкән булулары ихтимал, ди. Чынында квест ничек үтүен әлеге вакытта тикшерүчеләр ачыклый. Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.