42 яшьлек уфалы Honda Civic машинасын алу рөхсәте артыннан штрафстоянкага килгән. Медицина тикшерүе үтүдән баш тарткач, аңа карата административ протокол төзелгән булган. Машинасын штрафстоянкага урнаштырганнар.
Юл-патруль хезмәте бинасына кергәндә полицейский тентү үткәргәндә водитель шәхси әйберләре белән беррәттән кесәсеннән өстәлгә билгесез матдәле төргәкне дә чыгарып салган. Моны аңлап калгач, ир-ат качарга уйлаган, әмма өлгермәгән.
"Үткәрелгән тикшеренү буенча тартып алынган наркотик матдәнең гомум массасы бер грамм чамасы киндер булуы ачыкланган. Алга таба тикшерү өчен тоткарланган ир-ат якындагы полиция бүлегенә китерелде”, – дип язган үзенең телеграм-каналында БРның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.