Учалыда 29 яшьлек Зәлия Шәмигулованы җирләгәннәр. Ул Маврикий утравында җирле адәм кулыннан вәхшиләрчә үтерелгән иде.
"Российская газета"га мәрхүмәнең бер дусты сөйләвенчә, Зәлиянең гаиләсе аны соңгы юлга озатырга таләп ителгән суммадан күбрәк акча җыя алган. Гаиләгә битараф булмаган якыннары, танышлар гына түгел, Маврикий властьлары да ярдәм иткән. Утраулы дәүләттә андагы дин кануннарына ярашлы Зәлия белән хушлашу оештырылган. Шулай ук утрауның ритуаль хезмәтләре яшь хатынның гәүдәсен Русиягә кайтаруны оештырган.
Исегезгә төшерәбез, Учалыда туып-үскән һәм Чиләбедә яшәгән Зәлия Шәмигулова югалгач, аның күпсанлы җәрәхәтләре булган гәүдәсен табалар. Яшь хатын 17 августта югалган иде. Ул моңа кадәр таныш булган ир-ат белән машинага утырып Кюрпип шәһәренә киткән булган. Исән килеш аны башка беркем күрмәгән.
Чыганак: bashinform.ru