Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 сентябрь , 18:01

Һәр мигрант өчен – 500 сум

Фәлән ел үткәч тә җинаятьләр ачыклана...

Уфада  ришвәтчелек һәм вазифа вәкаләтләрен арттырганы өчен  миграция сораулары буенча элекке инспектор суд каршына басачак. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2017 елның гыйнварында ир-атка танышы юридик зат адресы буенча чит ил гражданнарын законсыз рәвештә системалы рәвештә исәпкә кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Һәр кеше өчен 500 сум түләргә вәгъдә биргән. Шул рәвешле экс-инспектор мәгълүматлар базасына  Русия территориясендә законсыз яшәп яткан 539 кеше турында ялган мәгълүмат кертә. Бу 539 кешенең 55е – административ хокук бозулар, берсе  җинаять кылган.

Барлыгы ул 270 мең чамасы акча алган, аларны гаепләнүчеүз карамагында тотынган. Экс-инспектор гаебен танымаган,  эчке эшләр органнары хезмәткәренең намусына тап төшерүче җинаять кылуга бәйле рәвештә эшеннән азат ителгән. Җинаять эше арытаба карау өчен Киров район судына җибәреләчәк, диләр күзәтчелек ведомствосында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: