-5 °С
Болытлы
Әбҗәлил районы дәүләт автоинспекторлары кеше үлеменә китергән авария нечкәлекләрен ачыклый.
Әлегә билгеле булуынча, кичә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Аскар – Кужан – Таштимер юлының 10нчы километрында Баймакта яшәүче 41 яшьлек исерек ир-ат, МТЗ-80 тракторында, идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән. Трактор ауган.
Авария нәтиҗәсендә трактордагы пассажир хатын ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк һәлак булган. Водительнең үзенә зыян килмәгән.
Юл һәлакәте очрагы буенча тикшерү башлаганнар.
Чыганак: bashinform.ru