Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 сентябрь , 21:05

Банк хезмәткәрләре коткарган

Мошенникларга алданып, кредит ала язган.

rv-news.ru
Фото:rv-news.ru

Уфа шәһәрендә яшәүче 67 яшьлек пенсионер ханымга кичке сәгать җиделәр тирәсендә кәрәзле телефонына шалтыраталар. Ир-ат үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсионер исеменнән кредит алу өчен гариза бирелүе турында хәбәр итә. Җинаятьче шулай ук видеоэлемтә аша шалтырата, анда ул эш кабинетын, формалы киемен һәм таныклыгын күрсәтә. Ул аны мошенниклар гамәлләреннән саклау өчен аның белән финанс мониторингы хезмәте белгече элемтәгә керәчәген һәм аларның сөйләшүе турында беркем дә белергә тиеш түгеллеген кисәтә, югыйсә ул җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип аңлата.

Икенче көнне финанс мониторингы буенча белгеч пенсионер ханым белән элемтәгә кереп, «хокук саклау органнары хезмәткәре» сүзләрен раслый. Ул үзенең инструкцияләрен үтәргә: банкка барырга һәм 500 сум күләмендә кредит рәсмиләштерергә куша.

Пенсионер хатын-кыз аның һәр сүзенә ышана һәм күрсәтмәләрне берсүзсез үти башлый. Әмма финанс учреждениесендә хезмәткәрләр, клиентканың үз-үзен тотышына игътибар итеп, сораулар бирергә тотыналар. Сөйләшү барышында «ВТБ» җәмгыятенең өстәмә офисы директоры Алла Созинова һәм клиентлар менеджеры Ольга Саяпова хатын-кызны телефон мошенниклары алдавын аңлап ала һәм полициягә шалтыраталар.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция полковнигы Илгиз Байсурин, 8 нче полиция бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Ринат Яфаев исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырганда, «ВТБ» җәмгыяте хезмәткәрләренең шәһәр халкын мошенникларның хәйләләреннән беренче тапкыр гына коткармавын һәм аларның гамәлләре нәтиҗәсендә җинаятьчеләр үз планнарын тормышка ашыра алмавын билгеләп үттеләр.

Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Читайте нас: