Башкортстанда балалар тимер юлда тукталыш платформасына ут төрткәннәр. Балигъ булмаганнарның җинаятьчел гамәлләре турында интернет челтәреннән билгеле булган. Берничә сайтта бу хакта видеоязма урнаштырылган булган. Видеоязма кадрларыннан күренүенчә, 26 августта төнлә үсмерләр төркеме яна торган сыеклык ярдәмендә “Дим – Жуково” перегонында урнашкан “Авдон” станциясенә ут төрткән.
Русия Эчке эшләр министрлыгы Уфа линия идарәсенең Дим станциясе полиция хезмәткәрләре транспортта һәлакәткә катнашы булган балигъ булмаган хокук бозучыларны ачыклаган. Әлегә билгеле булуынча, аларның икесе хулиганлык нияте белән платформага янучан сыеклык агызган һәм аңа ут төрткән, шуннан соң платформа янындагы үлән яна башлаган. Яшүсмерләр Уфа районының Жуково һәм Чишмә районының Алкино авылларында яшиләр. Хокук бозуда катнашкан башка үсмерләрнең шәхесләре ачыклана.
Балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә карата административ протоколлар төзелде. Эш материаллары территориаль эчке эшләр бүлекләренә һәм мәктәпкә җибәрелгән.
Эх, бала-чага бигрәк акылсыз шул...
Чыганак: bashinform.ru