Миллион сум – Нуриман районында яшәүче ир-атның телефон мошенниклары белән ярты ел дәвамында диярлек аралашуның бәясе нәкъ шулкадәр. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 50 яшьлек иргә аферистлар биш ай дәвамында шалтыратып җәфалаган. Һәм алар аны алдый алган. Мошенниклар корбаны миллион сумнан артыграк суммага кредит алган һәм билгесез исәпләргә күчергән.
Тагын бер очрак башкалада теркәлгән. Уфада 28 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрләренә айдан артык үзен финанс аналитиклары дип таныштырган мошенниклар белән аралашуын сөйләп биргән. Алар аны “инвестицияләр” өчен счетларга акча күчерергә күндерәләр. Башта ул зур булмаган суммалар җибәрә, дивидендлар ала. Бу аның ышанычын арттыра, әлбәттә. Шуннан соң уфалыны “керем"ен арттырырга вәгъдә итеп, 4 миллион сумнан артык кредит алырга мәҗбүр итәләр. 5 миллион сум акчаларны кулларына төшергән мошенниклар элемтәгә чыгудан туктый. Нәтиҗәдә ир кредитка алынган 4 миллион сум акчадан һәм 1,8 миллион сум шәхси акчаларыннан колак каккан.
Чыганак: bashinform.ru