Республика табиблары трактор астында калган 3 яшьлек бала гомере өчен көрәшә. Каза шимбә көнне Зилаер районының Юлдыбай авылында кичке сәгать уннар тирәсендә теркәлгән.
Үзенең социаль челтәрләрендә республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, Юлдыбай авылында яшәүче исерек ир-ат МТЗ-80 тракторында 3 яшьлек бала өстенә барып менгән.
“Әлегә билгеле булуынча, малай урамда апасы белән уйнап йөргән. Бала бик авыр тән җәхәтләре алган. Аның гомере өчен табиблар көрәшә. Документларны тикшергәч, 55 яшьлек ир-атның трактор белән идарә итәргә хокукы булмаганлыгы ачыкланды, транспорт чарасы тиешле тәртиптә теркәлмәгән һәм документлары да юк”, – дип сөйли ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Табиблар сабыйны үлем тырнагыннан алып калсын иде.
Чыганак: bashinform.ru