Волгоград өлкәсенең Суровикино шәһәрендә 19нчы санлы колониядә 4 хөкем ителгән радикал төрмә хезмәткәрләрен һәм хөкем ителгәннәрне әсирлеккә алган дигән хәбәр көндез Телеграм-каналларда таралды.
Соңрак колонияне штурм белән алдылар. Штурм операциясе ярты сәгать чамасы дәвам иткән. Террорчыларны юк иткәннәр. Әсирлеккә алынган колония хезмәткәрләренең бер өлешен коткарганнар дигән хәбәрләр таралган иде, әмма соңрак дүрт кеше һәлак булган дигән мәгълүмат чыкты – өч хезмәткәрне радикаллар әсирлеккә алганда ук үтергән, дүртенчесен штурмнан соң дәваханәгә алып киткән булганнар, ләкин аны коткарып булмаган.
Икесен башта ук юк иткәннәр
Штурмда “Барс” җәзаларны үтәү федераль хезмәт спецназы, Росгвардиянең Волгоград идарәсе СОБРы һәм ОМОН катнашкан. Дүрт террорчыны да Росгвардия снайперлары нейтральләштергән (икесен шунда ук атып үтергәннәр, тикесенә реанимация чаралары үткәргәннәр, әмма иңбашлары һәм күкрәк читлегенә яраланган арестантларны коткара алмаганнар. Штурм Мәскәү сәгате белән 16.00дә башланган һәм ярты сәгатьтән соң тәмамланган.
Штурмнан соң колония көч структуралары контроленә күчкән, анда кинологлар кергән, күп тә үтми террорчылар яшәгән баракларда тентү оештырылырга тиеш, дип язган иде “Лента.ру”.
Шартлату белән янаганнар
Җинаятьчеләрнең берсе, Таҗикстаннан килгән 23 яшьлек Рустамчон Наврузи “смертник жилеты” рәвешендә ясалган бомбаны шартлатам дип янаган. Моңа кадәр радикаллар кулдан ясалган шартлаткыч корылма ярдәмендә шартлау оештырырга вәгъдә биргән. Күләме биштән алып җиде литр бензиннан һәм техник сыекчалардан торган шартлаткычны алар башка хөкем ителгәннәр белән гаражда ясаган булулары ихтимал, ди.
Әмма шартлаткыч шартламаган – “шаһит жилеты”н сапёрларга тапшырганнар. Штурмнан соң аны колониядәге тегү цехында тасмалардан, каптыргычлардан һәм сумкалар өчен тукымадан тегелгәне ачыкланган. 19нчы санлы колониянең дәүләт контрактын башкару кысаларында сигнал жилетлары һәм эшчеләр өчен махсус киемнәр тегүе билгеле.
4 колония хезмәткәре террорчылар корбаны булган
Һөҗүмнән соң Русиянең ФСИН ведомствосы колониянең 8 хезмәткәре һәм 4 хөкем ителгән кеше әсирлеккә алынган булган, дип хәбәр итте. ФСИНның дүрт хезмәткәрен террорчы радикаллар әсирлеккә алгач яралый, өчесе шунда ук һәлак булган. Әсирлеккә алынган арестантлар да каза күргән. Алар арасында 45 яшьлек Александр Бойко да бар. Һөҗүм вакытында ул ФСИН хезмәткәрләренә ярдәмгә ташланган һәм яраланган.
Штурмда катнашкан көч стуктуралары хезмәткәрләре арасында каза күрүчеләр юк.
"Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте җитәкчелеге һәм шәхси составы хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Русия ФСИНы әсирлеккә алынганнарны кулга төшергәндә зыян күргән хезмәткәрләрнең гаиләләренә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк», – диделәр Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә.
Колония хезмәткәрләре арасында һәлак булганнарның исемнәре билгеле. Вакыйга урынында ук тәрбия бүлеге начальнигы Виктор Чернушкин, сак бүлеге начальнигы Иван Кречетов, хәвефсезлек һәм оператив эшләр буенча начальник урынбасары Андрей Кучма һәлак булган. Дүртенче һәлак булган колония хезмәткәре – 25 яшьлек Сергей Гордополов. Аны берничә тапкыр пычак белән яралыйлар, йөзен дә кискәләгәннәр. Гордополов исән чагында терррчылар төшергән видеога эләккән – радикаллар аны сәламәт әсиргә алмаштырырга тәкъдим иткән.
Ул исән дигәннәр иде, әмма соңрак ФСИН Гордополовның дәваханәдә үлүен хәбәр итте.
P.S. Әсирлеккә эләккән колония хезмәткәрләре арасында төрмә начальнигы Андрей Девятов та булган. Террорчылар, аны яралагач (башына берничә мәртәбә чүкеч, шешә белән сукканнар), көч структураларына тапшырган. Аны санавиация белән Волгоград өлкә дәваханәсенә озатканнар.
Юрий Маврин, Роман Пономаревның башлары һәм йөзләре яраланган. Алексей Лыгинның ничек яралануы билгесез.
Чыганак: lenta.ru