Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 август , 12:02

Чит кешеләрнең кыйммәтле машиналарын сатып җибәргән

Әллә кемнәргә ышанмаска кирәк тә бит...

Калинин район суды  машиналар белән бәйле мошенниклык гамәлләрендә гаепләнгән “эшкуар” хатынга хөкем карары чыгарган.

Прокуратура мәгълүматы буенча, 2021 елда хатын танышы белән бергә “Убертранслогистик” җәмгыяте оештырган. Җәмгыятьнең төп эшчәнлеге машиналар арендасы һәм лизингыннан гыйбарәт булган.

Шул ук елның август һәм сентябрь аенда әлеге “эшкуар” өч хатынны тапкан һәм аларга акча эшләргә тәкъдим иткән. Алар кредитка машиналар сатып алырга һәм арытаба аның фирмасы аша транспорт чараларын арендага бирергә тиеш булган. “Эшкуар” хатын дивидендлар түләргә һәм кредит түләүләрен капларга вәгъдә биргән.

“Бизнес-вумен”га ышанган хатыннар, үзләренә кредит рәсмиләштереп,  биш кыйммәтле машина – Audi A6, Toyota Camry, Hyundai i40, Kia Rio – сатып алган һәм документлары, ачкычлары белән аңа тапшырган.

Берничә ай дәвамында хөкем ителгән хатын үз вәгъдәләрен үтәгән, аннары исә машиналарны сатып җибәргән.

Нәтиҗәдә югарыда язылган хатыннар 5,7 миллионнан артык сумма күләмендә зыян күргән.

“Эшкуар” хатын җинаять кылуда гаебен таныган.

Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә утыру белән 4 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук зыян суммасын түләттерде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: