Межгорье шәһәренең элекке мэры Вячеслав Калугинга хөкем карары чыгарганнар. 150 мең сум акчаны үзләштергәне өчен элекке түрә гомум режимдагы колониядә бер ел һәм 6 ай авкытын үтәкрәчәк. Бу хакта Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә хәбәр итәләр.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның апреленнән алып май аена кадәр Калугин үзенә 150 мең сум диярлек премияләр язган. Ә андый түләүләр билгеләү вәкаләтләре бары тик муниципалитет Советында гына булган. Тикшерү барышында Калугин гаебен таныган.
Моңа кадәр “Башинформ” агентлыгы, төбәк тикшерү идарәсе мәгълүматларына сылтанып, элекке чиновникны 1,3 млн сум акчаны үзләштерүдә гаеплиләр дип язып чыккан иде. Әмма судка 150 сумга якын суммалы җинаять эше генә барып җиткән.
Чыганак: bashinform.ru