Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 август , 12:45

Җиңел генә акча эшләргә уйлаган да бит...

Әмма полиция  дә йоклап ятмый. Чит республикада наркотик таратып йөрүчене кулга алганнар.

Җиңел генә акча эшләргә уйлаган да бит...
Җиңел генә акча эшләргә уйлаган да бит...

   Наркотиклар белән бәйле начар юлга яшьләрнең басуы бигрәк тә аяныч. Үзләрен, гомерләрен, якыннарын куркыныч астына куюларын аңламыйлар микәнни?

    Менә тагын шундый бер очрак. Якын чит ил кешесен, 19 яшьлек закладчикны, Салават шәһәрендә наркотикларның зур партиясе белән тоткарлаганнар. Ул урман полосасында наркотиклар яшергән. Бу хакта Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.

   Егеттә авырлыгы 5 граммнан күбрәк булган, наркотик салынган 19 полимер пакетчык тапканнар. “Җиңел” акча эшләргә уйлаган егет бу эшне мессенджерда  тапкан. Ул Стәрлетамак шәһәреннән наркотикларның зур партиясен алып, Салаватта яшерен урыннар җиһазлаган.

  Закладчының фатирын тентегән вакытта наркотиклар салынган тагын 2 пакет һәм 7 моток изолента табылды, диләр  полициядә. Хәзер егет сак астында.  Аңа зур күләмдә наркотик матдәләр сату турында җинаять җәзасы яный.

Фото: dzen.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: