Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 август 2024, 19:40

Закладкалар куеп йөргәннәр

Күпме кешене харап иттеләр икән?!.

Башкортстан прокуратурасы Уфа районында яшәүче ир-атка 220дән артык закладка ясаганы өчен  билгеләнгән җәзаны катгыйлатуга ирешкән.

2020 елда әлеге ир-ат таныш хатын-кыз белән тыелган матдәләрне сатучы интернет-кибеткә  курьер-закладчиклар булып эшкә урнашкан. Алар Уфада, Стәрлетамакта, Дәүләкәндә, Октябрьскийда, Благовещенда, Уфа, Дүртөйле, Чишмә, Туймазы, Авыргазы, Иглин һәм Бәләбәй районнарында наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән.

Мессенджер аша җинаять эше фигурантлары тыелган матдәләр белән тәэмин итүчедән республика территориясендә таратыр өчен мефедронның урнашу координаталарын алганнар.

Тоткарлангач, алар тыелган матдәләрне таратуның 228 эпизодында гаепле дип табылган. Суд аларга гомуми һәм катгый режимлы төзәтү колонияләрендә 15 һәм 17 елга ирегеннән мәхрүм итү  белән 500 мең һәм 1 млн сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәза билгеләгән.

Җинаять законын дөрес кулланмау һәм билгеләнгән җәзаның артык йомшаклыгы аркасында беренче инстанция суды фикере белән килешмичә, прокуратура хөкемгә шикаять белдергән.

Апелляция инстанциясе суды күзәтчелек ведомствосы дәлилләрен хуплаган һәм хөкем карарын үзгәрткән, хөкем ителгән ир-атка билгеләнгән җәзаны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр көчәйтте. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: