Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 август 2024, 09:02

"Хезмәт хакыгызның бер өлеше чит илгә күчеп барган..."

Аллаһ сакласын! 

Бүгенге көндә мошенниклык очраклары иң таралган җинаять төрләре булып санала.  Алданган гражданнар көн саен мошенникларга зур суммалар күчерә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенең дежур частена Салватта яшәүче 62 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ул 600 мең сум акчасыннан колак кага язган.

Зыян күрүче хатын сөйләвенчә, мессенджерда аңа янәсе дә үзе эшләгән колледж директорыннан хәбәр килгән. Җитәкче кеше хатынга аның хезмәт хакының бер өлеше башка дәүләт территориясенә күчеп барганын язган. Директор  бу мәсьәлә буенча колледжга тикшерү килүен һәм бюджет белән шөгыльләнүче кешедән шалтырату көтәргә кушкан.

Күп тә үтми мессенджерда зыян күргән хатынга билгесез номердан шалтыратканнар. Ир-ат үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган һәм хатынның авыр җинаятьтә шикләнелүен хәбәр иткән. Мошенник хатынга боларның барысын да беркемгә дә сөйләмәү турында расписка язарга тиешлеген, югыйсә ул җинаять җаваплылыгына тарттыралачагын әйткән. Сөйләшү барышында шалтыраткан ир-ат курыккан хатынны Салават шәһәренең сәүдә үзәкләренең берсенә юнәлткән.

Сәүдә үзәге янында әлеге хатын мошенник күрсәтмәләре буенча мобиль кушымта аша кредит рәсмиләштерә башлаган. Һәм бәхеткә, каза күргән хатын телефон аша сөйләшүне “громкая связь” режимына куйган булган.  Бу сөйләшүне эшеннән буш вакытта шул тирәдән узып баручы банк хезмәткәре ишетеп калган. Ул хатынны сөйләшүне өзәргә күндергән. Банк хезмәткәрешул рәвешле тик мошенниклар эш итә дип аңлаткан һәм мобиль кушымталарны җуйдырырга ярдәм иткән.

Клиентлар менеджеры Лазиза Погорелованың  профессиональлеге һәм үҗәтлеге ярдәмендә мошенниклар планы тормышка ашмаган – хатынның акчалары янында калган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлек начальнигы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Борис Машин Лазиза Погореловага гражданлык позициясе, Эчке эшләр органнарына мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне профилактикалау һәм булдырмау буенча ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдергән һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: