«Уфа-Когалым» рейсы самолеты бортында 41 яшьлек Ишембай кешесе уйлап сөйли белмәве аркасында күңелсез хәлгә тарыган.
Стюардессаның өске киштәгә рюкзагын алып куярга ярдәм итү тәкъдименә шаяртып кына: «Сак булыгыз, анда шартлаткыч булырга мөмкин», - дип җавап биргән.
Экипаж вәкиле мондый юморны югары бәяләмәгән һәм шунда ук махсус хезмәтләрне чакырткан. Тегеләр бортны, барлык пассажирларны тентегәннәр һәм аларның сумка-төенчекләрен тикшергәннәр. Билгеле ки, шартлаткыч-фәлән табылмаган, ә күпме хезмәтләр эшкә җигелгән.
"Юморист" моның өчен 200 мең сум штраф түләячәк.
Чыганак: t.me/ufa_rb
Автор фотосы.