Иглинда Чиләбе өлкәсендә яшәүче 14 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар, ул картәнисенә кунакка кайткан вакытта машиналар урлау белән шөгыльләнгән.
Полициягә гариза белән 35 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын иске ВАЗ-2114 машинасына 180 мең сумга сатуга куйган. Сатып алучы табылган. Машинаны күрсәтергә килгәндә ул өч үсмерне күргән – малайлар туган тиешле абыйлары кушуы килүләрен аңлаткан һәм тиз генә карап чыкканнан соң машинаны алырга килешкән. Үсмерләрнең берсе машина хуҗасын акча салдырып алыр өчен банкоматка табан алып киткән арада, икесе машинага утырган да качкан. Балигъ булмаган үсмерләрне тиз тоткарлаганнар. Руль артында күрше төбәктән килгән үсмер булган, бер атна элек ул шулай ук машина урлап тотылган булган.
Чыганак: bashinform.ru