Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 август 2024, 10:54

Оешма директоры 54 млн сум акча урлаган

Җитәкчеләрнең болай да хезмәт хаклары югары бит инде, ни өчен алар дәүләт милкенә кул сузалар икән? 

Оешма директоры 54 млн сум акча урлаган
Оешма директоры 54 млн сум акча урлаган

Уфада «Башкоммунприбор» оешмасының элеккеге генераль директоры һәм аның өч якын кешесе вазифаи вәкаләтләрдән арттырып файдаланган һәм 54 млн сумлык оешма мөлкәтен урлаган өчен җәзага тарттырылган.

Башкортстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 2017-2019 елларда компаниянең генераль директоры күп фатирлы торак йортларда һәм социаль объектларда җылыту системаларын алыштырганда коррупциягә каршы законнарны бозып, ялган документлар белән үзләренә бик зур сумма акчалар алып калган. Җитәкче хезмәттәшлек итә торган оешмаларны, учредительләрне үз кешеләре - хатыны, туганы һәм дуслары арасыннан сайлаган. Шартнамәләр буенча эшләрнең бер өлеше «Башкоммунприбор» оешмасы көче белән башкарылуга карамастан, подрядчыларга тулысынча акча түләнгән. Кирәкле җылыту җиһазлары турыдан-туры җитештерүчедән түгел, ә директорның якыннары оешмалары аша икенче хакка сатып алынган, шуннан соң заказчыга алар бик зур бәягә китерелгән. Гомум алганда шул рәвешле оешма җитәкчесе 54 млн.сумга кесәсен баеткан.

Хөкем карарын үтәү һәм зыянны каплау өчен хөкем ителгән җитәкченең һәм аның якыннарының күчемсез милкенә  74 млн сумнан артык күләмдә арест салганнар.

Суд предприятиенең элеккеге директорын 1,5 млн сум күләмендә штраф белән 8 елга ирегеннән мәхрүм итүгә, ә аның җинаятьтәшләрен 200 мең, 400 мең һәм 500 мең сум күләмендә штраф белән 2, 4 һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән. Барлык хөкем ителгәннәр җәзаларын гомум режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: