Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 август 2024, 12:20

Телефон номерын алмаштыргач, миллион сумнан артык акчадан колак каккан

Телефон номерын алмаштыру белән акчаларны югалту үзара ничек бәйле соң?

Нефтекамада яшәүче 66 яшьлек ир, телефон номерын алмаштыргач, мошенниклар корбаны булган.  Эш шунда, аның элекке номеры банк кушымтасына “бәйләнгән” булган,  бу процедураны яңадан  эшләргә ул оныткан. Көннәрдән беркөнне аңа банктан кредит буенча взнос түләү таләбе хакында хәбәр итәләр. Әмма ул бернинди кредит та алмаган. Пенсионер банкка барган һәм аның исеменә 800 мең сумлык заем рәсмиләштерелүен белгән. Моннан тыш, аның картасыннан  җыелып килгән 640 мең сум акчасы юкка чыккан. Ахырда шул ачыкланган: телефон номерының яңа хуҗасы  шул телефон номеры аша банк кушымтасын йөкләгән  һәм шул номерга “бәйләнгән” банк картасындагы акчаларны салдырып алган. Бу эшне полиция тикшерә башлаган, диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: