Уфаның Ленин районы прокуратурасы 20 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарды. Яшь ир үтерергә омтылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча хәл болай булган. Быел 20 июль көнне уфалы ир сөйгән кызының чыгарылыш кичәсендә сыйныфташы белән үбешүе хакында белеп калган.
“Берничә көннән соң ул, пычак белән коралланып, “Арт-квадрат”ка килгән. Көнчелек хисләреннән газапланып, ул 18 яшьлек егетне күзәтеп барган, артыннан йөгереп килеп, аркасына ике тапкыр пычак белән суккан һәм вакыйга урыныннан качкан. Нәтиҗәдә каза күрүче егетнең сәламәтлегенә авыр зыян килгән, – диләр республика Прокуратурасында. – Җинаятьче ниятен ахырына кадәр җиткерә алмаган, чөнки якында узган спорт чарасында медиклар кизү торган, алар җәрәхәтләнгән егеткә вакытында югары квалификацияле ярдәм күрсәткән”.
Соңрак яшь ир адвокаты белән бергә үзе Тикшерү комитетына килгән һәм барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән.
Гаепләнүче гаебен танымаган. Җинаять эше Уфаның Ленин районы судына арытаба тикшерү өчен юнәлтелгән.
Чыганак: Честно говоря Телеграм-каналы.