Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 август 2024, 12:35

Нефтекамада бер хатын йөкле булып кыланган

Хатын-кызның йөклелеге проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, дигән фикер таралган. 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Нефтекама шәһәрендә яшәүче хатын, руль артында исерек килеш тотылгач, җәза билгеләмәсеннәр өчен, йөкле булып кыланган.

Шәһәр урамнары буйлап җилдергән яшь хатын полицейскийларның игътибарын җәлеп иткән. Хокук саклау органнары туктаткач, ханымны трубкага өрдергән, процедура  аның  аек булмавын раслаган. Моның өчен аңа административ арест билгеләгәннәр. Сөекле хатынын җәзадан азат итәргә теләгән ире  таныш шәхси клиника директорыннан йөклелек турында ялган белешмә язып бирүен сораган. 

Эчке эшләр министрлыгында түбәндәгеләрне сөйләделәр:

“2024 елның апрелендә шәхси клиникаларның берсенең директоры  табиб имзасы белән ялган УЗИ протоколы язып биргән. Документ  исерек килеш машина йөрткән өчен административ хокук бозу эшен караган мировой судьяга тапшырылган. Судья ялган документны кабул итмәгән, суд утырышы машина руле артындагы хатынның йөклелеген дәүләт медицина учреждениесе раслаганга кадәр күчерелгән”.

Клиника директоры гаебен таныган. Гаепләү карары чыгарылган эш судка тапшырылган.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: