-13 °С
Болытлы
Бүздәк районы дәүләт автоинспекторлары узган төндә ике кеше һәлак булган авария сәбәпләрен ачыклый.
Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, үлемечле авария Бүздәк – Яңа Таулар юлының 30нчы километрында теркәлгән.
Әлегә билгеле булуынча, “Лада Гранта” руле артындагы 21 яшьлек водитель үзенең алдыннан хәрәкәт итүче печән төягән “Беларус” тракторы астына барып кергән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинадагы ике пассажир үлгән.
Чыганак: bashinform.ru