Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 август , 14:05

Укытучылар да алдана

Уфа техникумнарының берсендә эшләүче ханым мошенникларга 500 мең сум акча күчергән.

Укытучылар да алдана
Укытучылар да алдана

    Уфада укытучы ханым  мошенникларга ышанып, ярты миллион сум акчасын күчергән. Узган тәүлектә генә дә Башкортстан халкы аферистларга 9 миллион сумнан артык акча бүләк иткән. Шаклар катарлык безнең халыкның ышанучанлыгына.

    БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Уфа техникумнарының берсендә эшләүче укытучы ханым полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Билгесез кешеләр аңа мессенджерда танышы исеменнән язганнар. “Танышы” кушуы буенча укытучы мошенниклар белән аралашкан. Тегеләр укытучыны аның исеменә ачылган “җинаять эше” белән куркытканнар. Янәсе, укытучы чит илгә акча күчереп яткан...

    Ишеткәннәреннән куркып, хатын аферистларның күрсәтмәләренә колак сала: банкка барып, вклад исәбеннән 500 мең сум акчасын ала һәм үзенә әйтелгән билгесез счетка күчереп тә куя.

      Банкка барганда мошенниклар хатынны “акча ремонт ясарга кирәк” дип әйтергә күндергәннәр һәм бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә кушканнар. Моннан тыш, ышансын өчен аферистлар хатынның банк мәгълүматларын һәм аның яшәгән адресын атаганнар.

     Мошенниклар счетына 500 мең сум җибәргәннән соң, хатын хезмәттәшенә шалтыратырга һәм техникумның башка хезмәткәрләренә мондый хәбәрләр, шалтыратулар килмәгәнме икәнен ачыкларга карар кылган. Хезмәттәшләре “юк” дигәннәр. Алдануын аңлап, укытучы тизрәк полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: rv-news.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: