Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 август 2024, 10:16

Туганын кыек юлга бастырган

Туганын кыек юлга бастырган
Туганын кыек юлга бастырган

Сәясәтче, чит ил агенты Руслан Габбасовның энесенә карата суд карары чыгарылган.

Кичә, 7 августта, Екатеринбург суды Рөстәм Фәнил улы Фәрәретдиновка хөкем карарын игълан иткән. Аны биш ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр.

Фәрәретдиновны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапканнар.

ФСБның Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре аны былтыр ноябрьдә тоткарлаган иде. (Рөстәм Фәрәретдинов фотода сулда. ) Суд тарафыннан ачыкланганча, чит ил агенты Р.С. Габбасов җинаятьчел ниятен тормышка ашыру максатыннан, WhatsApp аша үзенең туганы Р. Ф. Фараритдиновны интернетта террорчылыкны пропагандалауга кешеләрне җәлеп итүдә катнашырга күндергән.

Р.С. Габбасов үзенең туганына пропаганда өчен сәяси сыену алырга һәм киләчәктә Европа берлеге илләренең берсендә гражданлык алырга вәгъдә иткән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: