Баймак районында Бикеш – 2нче Эткол юлының 10нчы километрында бүген кич коточкыч юл һәлакәте теркәлгән.
Әлегә билгеле булуынча, “Chevrolet Cruze” руле артындагы 39 яшьлек водитель, идарә итүне югалтып, кюветка төшеп китә һәм машина әйләнә.
Авария нәтиҗәсендә водитель һәм аның ике пассажиры – 41 һәм 34 яшьтәге ике ир-ат – ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булганнар. Машина салонында шулай ук 12 яшьлек малай да булган, аны төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар.
Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем килгән. Юл һәлакәте урынына шулай ук БР буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекциясе идарәсенең җитәкчелеге килергә тиеш.
Чыганак: bashinform.ru