-4 °С
Кар
Башкортстанда яшәүче 73 яшьлек ир хатынын үтергәнче кыйнауда гаепләнә. Уфаның Киров районы прокуратурасы иргә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.
БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быелның февралендә исерек ир белән аның хатыны арасында низаг килеп чыккан. Ул кызганнан-кыза барып, ир хатынын кыйный башлаган, тәненең төрле өлешләренә ким дигәндә 47 тапкыр суккан. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын шул урында үлгән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Киров район судына җибәрелгән.