Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 август 2024, 19:07

Нефтекамада ике "закладчик"ның эзенә төшкәннәр

Наркотик матдәләр белән сәүдә итүчеләр кайчан булса да бер тотыла һәм калган гомерләре аларның төрмәдә уза. 

Нефтекамада ике  "закладчик"ның эзенә төшкәннәр
Нефтекамада ике "закладчик"ның эзенә төшкәннәр

Ни кызганыч, илдә наркотик кулланучылар, аны сатучылар саны артканнан арта бара. Интернет заманы аларның эшен тагын да җиңеләйтте. Шушы көннәрдә Нефтекамада наркотик сатучы ике кешене җинаять өстендә тоткарлаганнар.

Алар Пермь краеннан бу якларга "эш" буенча килгәннәр. Җинаятьчеләрнең берсенә 46 яшь, икенчесенә - 41.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, элек тә хөкем ителгән бу бәндәләр зур партия наркотик белән Нефтекамага юлланганнар. Анда бер фатирны арендага алып, тыелган матдәләрне кечкенә төргәкләргә тутырганнар.

Экспертиза тикшерүләре буенча, шәһәр буйлап шуларны таратып йөргәннәр, ягъни "закладка"лар куйганнар. Кулга алынган вакытта аларның бакча ширкәтендә биш яшерен урыннары барлыгы билгеле булган. Шәхси тикшерү вакытында үзләрендә 47 граммлы наркотик матдә салынган 74 пакет тапканнар.

"Әлеге вакытта тикшерү бара, тоткарланганнарга карата наркотик матдәләрне зур күләмдә сату факты буенча җинаять эше кузгатылган, үзләре сак астына алынган", - дигәннәр тикшерүчеләр.

Әлеге афәткә каршы барыбыз бергә көрәшү күпкә нәтиҗәле һәм үтемлерәк. Наркотиклар саткан, тараткан һәм кулланган кешеләрне күрсәгез, полициягә хәбәр итегез. Халкыбызның битараф булмавы җинаятьчеләрне ачыклауда бик зур ярдәм итә ала. “Ак үлем” белән барыбызның да бердәм көрәшүе зарур.

Нефтекамада ике  "закладчик"ның эзенә төшкәннәр
Нефтекамада ике "закладчик"ның эзенә төшкәннәр
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: