Октябрь районы суды башкалада яшәүче иргә карата “үз вазифа бурычларын үтәүгәгән власть вәкиленә карата сәламәтлек өчен хәвефле булмаган көч куллану” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
БР пркуратурасында хәбәр итүләренчә, быел июнь аенда әлеге ир-ат үзенең “Рено Меган” автомобиле руле артына исерек килеш утырган. Хәрәкәт иткәндә аны юл-патруль хезмәте туктаткан. Документларын тикшергәндә, водительнең аек түгеллеген абайлаган полицейский аның хезмәт автомобиленә утыруын таләп иткән. Таләпне үтәргә теләмәгән ир инспекторның эченә суккан, башына типкән.
Гаепләнүче гаебен таныган. Суд аңа 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru