Благовещенскида җирле властьларның тукталышларда ватылган пыялаларны алмаштырырга түземлекләре һәм акчалары тәмам беткән. Район башлыгы Анна Карабанова социаль челтәрләрдә шәһәр тукталышларында даими рәвештә пыялаларны ваткан хулиганнарның гамәлләренә ачуы килеп пост язган. Шуңа да инде район җитәкчелеге тукталыш павильоннарын поликарбонат белән тышларга карар иткән.
“Пыяла куюдан акрынлап тулысынча китәргә туры килер, мөгаен. Безнең атна саен тукталышларга пыяла куярга мөмкинлегебез юк. Поликарбонатга заказ ясадык, аның ныклылыгын тикшереп карарбыз. Әгәр инде ул да озакка чыдамаса, томалап куярга туры килер. Әлегә вандаллар җиңеп килә, кызганычка каршы”, – ди Анна Карабанова.
Түрә ханым җирле халыкка гаеплеләрне табу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук ул вандаллык кылган хулиганнарны, алар бу хакта үзләре дөресен сөйләп, тукталышларны ремонтларга ярдәм итсә, “аңларбыз һәм гафу итәрбез” дип белдерә.
“Честно говоря” Телеграм-каналында дөнья күргән бу хәбәр астында кулланучылар бертавыштан “камералар куярга кирәк, гаеплеләрне шунда ук табарлар” дип язганнар. Чыннан да бу очракта видеокамералар гына ярдәм итә аладыр...
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.