Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 август 2024, 11:45

10 елга төрмәгә эләккән...

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Бөре районара суды шушы районда яшәүче ир-атка карата “наркотик матдәләрне эре һәм зур күләмдә законсыз саклау һәм сату” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның гыйнварында ир интернет аша синтетик наркотик сатып алган. Соңрак аның белән  бер таныш хатын элемтәгә чыккан һәм үзе кулланыр өчен  тыелган матдәне сатуын үтенгән.

Моңа ризалашкан ир нарктикны аңа тапшырган. Бу вакытта ирне  полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Хөкем ителүче гаебен өлешчә таныган, моңа кадәр ул шундый ук эшчәнлек өчен хөкем ителгән булган инде.  

Суд аңа каты режимлы төзәтү колониясендә 10 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: