Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 август 2024, 17:15

Кибет урынбасарын мошенниклар алдаган

Алданудан кайчан туктарбыз соң?

Полициягә Уфада яшәүче 40 яшьлек кибет директоры урынбасары  мөрәҗәгать иткән. Ул быел язын сату-алу сайтында машинсына двигатель сатып алырга теләвен сөйләгән. Ир билгесез бер сатучыда үзенә туры килгән вариант тапкан һәм аңардан товар сатып алырга уйлаган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында  белдерүләренчә,  ул  машинасына запас часть алу өмете белән 200 мең сум акча күчергән. Әмма берникадәр вакыттан соң “сатучы” элемтәгә чыгудан туктаган.

Нәтиҗәдә ир акчасыз һәм машинасына запас частьсыз калган...

Әйткәндәй, республикада яшәүчеләр узган ялларда аферистларга 10 миллионнан артык акчаларын күчергән...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: