Баймак районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү кооперативы рәисенә карата җинаять эшен тикшергән.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елдан алып 2023 елга кадәр предприятие җитәкчесе квартал саен авыл хуҗалыгы министрлыгына бюджеттан тотылган чыгымнарны каплату өчен субсидия алуга гариза биргән. Ул халыктан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу турында ялган документлар тапшырган. Шуның өчен кооперативка 676 мең сум субсидия бирелгән. Бу хәл ачыклангач, тикшерү киткән. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше Баймак район судында каралачак.
Чыганак һәм фото: Башинформ/Ксения Калинина.