Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 август , 14:30

“Бәйләнчек” реклама аркасында 129 мең акчасын югалткан

Кайчакта телефонга ялгыш басыла шул...

https://sovselo.ru
https://sovselo.ru

Телефондагы уенда килеп чыккан “бәйләнчек” реклама пенсионер ханымны 129 мең сумга бөлдергән.

Эш болай була: гаилә Краснодардан Уфага поездда барган. 61 яшьлек хатын балаларга поездда күңелсез булмасын өчен үз телефонында уеннар урнаштырган.

Уеннарны ачканда мобиль кушымтада даими рәвештә “бәйләнчек” реклама да чыккан һәм өлкән яшьтәге хатын аңа ялгыш баскан. Реклама чит кеше белән аралашу чатына алып кергән. Анда бик юмарт бүләк булачак дигән сылтау белән ханымны төрле манипуляцияләр ясарга күндергәннәр. Шул рәвешле аның телефонына читтән торып керү мөмкинлеге алганнар, диләр Эчке эшләр министрлыгының  Башкортстан буенча идарәсендә.

Уфага килеп җиткәч, хатын үзенең кредит карталарыннан 129 мең сум акча күчерелгәнлеген ачыклаган. Ул полициягә гариза язган.

Телефон белән эш иткәндә бик сак булырга кирәк шул. Бигрәк тә ашыккан чакта әллә кайларга "кереп китүең" бар...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: