Благовещен район суды ирен суеп үтерергә теләгән хатынга хөкем карары чыгарды. Судта хәбәр итүләренчә, вакыйга былтыр ноябрьдә теркәлгән.
Суд утырышында хөкем ителүче хатын гаебен тулысынча таныган һәм кылыгында үкенгән. Хәл болай булган. Өйдә яңа ишек куйгач, аның ире абыйсы белән хәмер эчкәннәр. Хатын үзе сыра эчкән. Соңрак аларга кунаклар килгән. Гаилә башлыгы исергән, кунакларның берсенә хатынын көнләшеп, бәйләнә башлаган. Бәйләнү сүздә генә калмаган, ире хатынының йөзенә суккан. Моны күтәрә алмаган хатын, кулына пычак алып, иренең эченә кадаган һәм фатирдан чыгып йөгергән. Ире горселдәп идәнгә егылган. Ашыгыч ярдәм ирне дәваханәгә алып киткән, полиция исә хатынны тоткарлаган. Медиклар куйган диагноз буенча ир алган җәрәхәт сәламәтлеккә авыр зыян салуга карый.
Гаепләнүче шуны да әйткән: җинаять кылуга аның аек булмавы сәбәпче булмаган, иренең начар тәртибе, аның көнчелеге җинаятькә нигез булып тора.
Суд утырышында хатыныннан каза күргән ир 5 яшьлек кызларын тәрбияләвен сөйләгән. Кызчык елый-елый әнисен көтә, ди. Хатынын бу ир гафу иткән, аңа бернинди дәгъвалары да булмавын, җәзага тарттырылуын теләмәвен, судтан аны җибәрүләрен үтенгән. Алар бергә яшәүләрен дәвам итәчәк.
Суд хатынны гаепле дип таныган һәм аңа гомум режимлы төзәтү колониясендә 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Әмма аңа билгеләнгән җәзаны чынлап үтәү балага 14 яше тулганчы кичектерелгән. Хатын-кызны суд залында азат иткәннәр. Хөкем карары законлы көченә кергән.
Чыганак: bashinform.ru