Бәләбәй шәһәр суды Приютово бистәсендә яшәүче 47 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарды. Ул исерек хәлдә машина белән идарә итүдә гаепләнә.
Башкортстан судларының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның октябрендә бу иргә исерек килеш машина йөрткән өчен җәза биргән булганнар инде: ул вакытта аны 10 тәүлеккә кулга алганнар. Сәрхүш водитель нәтиҗә ясамаган һәм 2024 елның мартында кичке вакытта яңадан исереп, руль артына утырган. Аны юл-патруль хезмәте инспекторлары туктаткан.
Тикшерү нәтиҗәсендә гаепләнүченең тынында 1,487 мг/л күләмендә алкоголь булуы ачыкланган. Ул гаебен таныган. Суд исә ирне гаепле дип тапканнан соң, аңа 200 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Шулай ук ул 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. 2,3 млн сумлык Haval F7X чит ил машинасы дәүләт милке итеп конфискацияләнгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Фото: kolesa.ru