Барлык яңалыклар

Ышаналар, алданалар, акчасыз калалар

Республика халкы бер тәүлек эчендә мошенникларга 16 млн. сумлап акча күчергән.

smartik.ru
Фото: smartik.ru

37 яшьлек Уфада яшәүче хатын-кыз чит ил ир-егете белән мессенджерда танышкан. Җылы мөнәсәбәтләр дүрт айга якын дәвам иткән. Чит ил кешесе хатынга зур акча эшләргә һәм инвестиция платформасына акча кертергә тәкъдим ясаган. Хатын-кыз сөйгәненә ышанганга күрә, моңа тиз ризалашкан. Билгесез банк исәбенә ул 7 миллион сумга якын акча җибәргән. Серле чит ил кешесе акчасын алганнан соң элемтәгә чыгудан туктаган. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Аферистлар Күмертау шәһәрендә яшәүче 52 яшьлек ир-атны да алдаганнар. Мошенниклар шәһәр кешесенә инвестицияләүдән табыш алырга тәкъдим иткәннәр. Ир-ат мошенникларның банк исәбенә 3 миллион сумга якын акча күчергән, әмма инвестиция платформасыннан табыш алмаган. Нәтиҗәдә ир полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ә менә Ишембай районында яшәүче 83 яшьлек ханымны аферистлар алдый алмаган. Хатын-кызга билгесез абонент номерыннан стационар телефонга аның сеңлесе янәсе юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дигән сүзләр белән шалтыратканнар. Мошенниклар дәвалану һәм хәлне җайга салу өчен бер миллион сумга якын акча сораганнар. Әмма пенсионер хатын шикләнеп, мошенниклар белән аралашудан баш тарткан. Шулай итеп, пенсионер акчасын саклап калган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хөрмәтле гражданнар! Уяу һәм игътибарлы булыгыз! Таныш булмаган номерлардан инвестиция керемнәре турындагы төрле тәкъдимнәргә ризалашмагыз. Әгәр сезгә акчалата ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, янәсе сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, моңа ризалашырга кирәкми. Таныш номер буенча якыннарың белән элемтәгә керү һәм мәгълүматны шәхсән ачыклау яхшырак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: