Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Уфадагы балалар йортында тәрбияләнүче 15 яшьлек үсмер кызның кыйналу очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү нәтиҗәләре турында доклад таләп иткән, дип хәбәр итәләр ведомствоның төбәк идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл күптән түгел теркәлде. 15 яшҗлек кызны балалар йортының бәдрәфендә үсмер малай кыйнаган. Тукмаучыдан качып, кыз өченче кат тәрәзәсеннән сикерергә мәҗбүр булган. Моннан соң аны авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә салдылар. Балалар йорты җитәкчелеге кыз баладагы имгәнүләрнең сәбәпләрен яшереп калырга тырышты. Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә бу вакыйга буенча җинаять эше кузгаттылар. Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерүне шәхси контроленә алды.
Кичә үсмер кызны дәваханәдән чыгарулары һәм шул ук балалар йортына кайтарулары турында билгеле булды. Үсмер кыз журналистларга үз гомере өчен куркуы турында әйткән, чөнки аны тукмаган үсмер малай кызның мессенджерына янаулар белән хәбәрләр язган.
Чыганак: bashinform.ru