Барлык яңалыклар

Мошенниклар Уфада бер хатынның фатирын саттырганнар

Аларның кармагына эләкмәс өчен телефонда чит номерларны алмаска кирәк. 

Мошенниклар Уфада бер хатынның фатирын саттырганнар
Мошенниклар Уфада бер хатынның фатирын саттырганнар

Пенсия яшендәге бер хатынга мошенниклар шалтыратып, тиздән фатирсыз калачаксың, дип куркытканнар.

18 июль көнне булган бу хәл. Бер кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Әлеге вакытта яшәгән фатирыңны аферистлар үзләренә рәсмиләштерергә тырышалар, дигән. Тораксыз калмас өчен мөмкин кадәр тизрәк «фиктив сату» рәсмиләштерергә кирәк, дигән.

Коты алынган хатын берничә көн эчендә үз фатирын 4 миллион сумга саткан да, мошенниклар өйрәткәнчә, банкоматлар аша «хәвефсез счетларга» җибәргән. Берничә көннән соң гына хатында шик туган, чөнки «коткаручылары» шалтыратудан туктаган, элемтәгә чыкмый башлаганнар. Шул вакытта ул уянып киткәндәй булган. Полициягә барган. Анда аңа бөтен акчасын мошенникларга җибәргәнен аңлатканнар.

Хөрмәтле дуслар! Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган кешеләр белән телефон аша сөйләшмәскә киңәш итә һәм чит номердан шалтыратсалар,сак булырга куша. Бу хакта үзегез дә онытмагыз, олы яшьтәге туганнарыгызга, танышларыгызга һәм күршеләрегезгә даими әйтеп торыгыз. Шикле шалтыратулар килсә, шундук сүндерегез, алмагыз телефоныгызны!

Автор фотосы. 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: