Барлык яңалыклар

Котырынган ир үсмернең башына калай банка белән тондырган

Кешеләр артык нервлы соңгы арада...

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Уфалыга корал сыйфатында кулланыла торган предмет ярдәмендә кылынган хулиганлык маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары быел 17 июль көнне Нугай авылы урамнарының берсендә  бер  ирнең, тупас рәвештә җәмәгать тәртибен бозып, юк кына сәбәптән хулиганлык ниятләреннән 16 яшьлек үсмернең башына калай банка белән сугуы турында язып чыкканнар иде. Моннан соң ул үзен үтә агрессив тоткан: аты-юлы белән сүгенеп, каза күргән үсмергә һәм аның танышларына карата  көч белән янаган, аннары качып киткән.

Тикшерү комитетының Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, әлеге ирнең шәхесен ачыклаганнар. Бүгенге көндә тикшерү тәмамлану өстендә.

РФ Тикшерү комитеты рәисенә җинаять эшен тикшерү турында доклад тәкъдим иткәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: